"Сөйдергән дә -тел, биздергән дә - тел" 12нче октябрь көнне Иске Карамалы зонасында шушы тема астында район КВН командалары арасындагы бәйге башланып китте. Биредә Үрәзмәт, Әмәкәй, Октябрь, Яңа Усы, Иске Карамалы авыл җирлекләре командалары чыгыш ясадылар - көч сынаштылар .Командалар үзләренең кызыклы программалары белән тамашачыны һәм компитентлы жюрины ял иттерде. Финал ярышларында чыгыш ясау хокукына беренчелекне яулаган Иске Карамалының "Әшәке малайлар " командасы лаек булды.