Баланлы авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директоры, китапханә ,клуб мөдирләре, яшь артистларыбызны берләштергән десант сугыш ветераннары статусын йорткэн тыл ветераннарыбыз Имамов Илисәй абый, Насыйбуллина Хәмдүнә апа, Мансурова Җәннәт апа, Габдуллин Әбүзәр абый, Хәсәнова Рәйсә апа янында булдылар.Татарстан президентының котлау открыткасын, үзләренең тәбрикләүләрен җиткерделәр, укучы балалар матур шигъри юллар һәм җырлар белән очрашуны бизәде.