Районда рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында 19 июль көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында " Күркәм гаилә-ил күрке "дип исемләнгән тематик кичә узды. 60 ел бергә гомер иткән Галләмовлар гаиләсе, Тимергалиевлар-55, Харисовлар, Хаматуллиннар, Нуруллиннар - 50әр, Муллагалиевлар-40 ел бергә тормыш серләрен ачып җибәрделәр, тагын бер кат үзара хөрмәт, шәфкатьлелек һәм сабырлык-сакларга кирәк булган төп сыйфатларны раслады. Юбилярларны балалары, туганнары, авылдашлары, авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.