25 нче август көнне капиталь ремонттан соң Яңа Усы мәдәният йорты кабаттан тамашачылар өчен ишекләрен ачты. “Авыл мәдәният йортларын капиталь ремонтлау” программысы кысаларында башкарылган элеге бинаны ачырга район башлыгы Р.Х Муллин, мәдәният министры И.Х Әюпова , авыл мәдәният йорты директорлары, китапханәчеләр хәм сәнгать мәктәбе укытучылары да килде.