Казанда А.В. Котков исемендәге XXX ачык рус хор музыкасы фестивале узды. Юбилей фестивале Казанның С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараеның "Рус җыры" халык хорына нигез салучы, талантлы музыкант, энтузиаст истәлегенә үткәрелде.Фестивальдә безнең район делегациясе дә катнашты: Мөслим район мәдәният йорты методисты Рамил Фәхразиев, "Татарстан Республикасының Рус милли - мәдәни берләшмәсе" Региональ иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге рәисе Галина Светлякова һәм Рус каршындагы "Черемушки" вокаль ансамбле.Аның җитәкчесе-Ксения Хисаметдинова."Черемушки"вокаль ансамбле фестивальнең сайлап алу турында да катнашты, финалга узды, 2021 елның 14 февралендә с.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараена юбилей бәйрәменә чакырылган иде.Фестиваль нәтиҗәләре буенча "Черемушки" вокаль ансамбле XXX ачык рус хор музыкасы фестивале лауреаты булды.А.в. Коткова ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Рус милли - мәдәни берләшмәсе, А. В. Котков исемендәге рус хор музыкасы республика фестивале Дипломына лаек булды һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.