Кр.Шуран авыл мәдәният йорты мөдире, халыкара туган тел көне уңаеннан балалар өчен“Телең белән ачыла, халкым, Чишмәдәй саф күңелең!”дип исемләнгән квест-уен оештырылды.Ярышта барлыгы алты команда көч сынашты. Уен барышында укучылар кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Уен ахырында һәр команда истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Шулай ук туган тел көне уңаеннан китап күргәзмәсе дә оештырылды. Бәйрәм бөек шагыйребез Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.