Район мәдәният йортында талантлы балалар “Яшь бөреләр” район фестиваленең Гала-концерты булып узды. 5 зонада районыбыз авылларыннан 700гә якын бала катнашып, сайлап алу турыннан үткән 300 дән артык бала вокал, хореография, уен кораллары, нәфис сүз номинацияләрендә үзләренең сәләтләрен тамашачы игътибарына тәкъдим иттеләр. Йомгаклау концертында катнашкан балаларга Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният бүлегенең дәрәҗәле дипломнары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.