Ел саен, күп кенә авыл җирлекләрендәге кебек, Иске Карамалы авыл җирлегендә дә авылдашлар үзләренең йорт һәм ишегалларын Яңа ел бәйрәменә бизәделәр: чыршылар куйдылар, кардан сыннар ясадылар, төрле төстәге гирляндалар элделәр. . Быел иң матур бизәлгән йорт Күбәк авылыннан Камаловлар гаиләсенеке булды. Йорт, әйтерсең, әкияттән төшкән: - шулай оста итеп зәвык белән төрле төстәге гирляндаларга төрелгән, коймада - янып торучы уенчык чыршылар , капка төбендә Кыш бабай белән Кар кызы, маймыл, куян сыннары, күчтәнәчле кечкенә өстәл каршы ала....
2016 елның 7 гыйнвары, пәнҗешәмбе