Район мәдәният йортында медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Медицина хезмәткәрләрен "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кызыклы театраль күренеш белән котладылар. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, баш табиб Дамир Сөләйманов барысын да бәйрәм белән котлап, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә авыр һәм батыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Бер төркем медицина хезмәткәрләре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, Мөслим муниципаль районы башлыгының, үзәк район хастаханәсе, башлангыч профсоюз оешмасының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бәйрәм чарасы Район мәдәният йорты үзешчәннәренең чыгышы белән үрелеп барды.
2022 елның 25 июне, шимбә