Иске Карамалы авыл мәдәният йорты 21 нче сентябрь-Халыкара Тынычлык көнендә яшүсмерләр өчен "Без тынычлык яклы" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Биредә тематик видеороликлар күрсәтелде һәм викторина уздырылды. Ә кече сыйныф укучылары өчен тынычлык символы - Ак күгәрчен турында аңлатылды , балаларга үз куллары белән кәгазьдән күгәрченне ясау буенча мастер-класс үткәрелде. "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дә "Тынычлык күгәрчене" акциясенә кысаларында , Бөек Ватан сугышы каһарманнарына салынган һәйкәл янында информатик чара узды. Тыныч тормышыбыз өчен һәлак булган авылдашларыбыз турында аңлатылды.
2021 елның 25 сентябре, шимбә