24 сентябрь көнне, Крәш Шуран авыл мәдәният йорты Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаенннан Тат. Шуран гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен "Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк!" исеме астында татар халкының үткәне һәм киләчәгенә багышланган әдәби әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар татар халкының милли киемнәре, гореф-гадәтләре белән таныштылар, шулай ук балалар сорауларга җавап эзләделәр һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.
2021 елның 25 сентябре, шимбә