27 нче февраль көнне Мөслимлеләр Чаллы шәһәренең Энергетиклар мәдәният йорты сәхнәсендә, якташлар очрашуы кысаларында, зур концерт куйдылар. Анда Мөслимебезгә багышланган күргәзмә, районыбызда җитештерелгән азык-төлек, якташ язучыларыбызның иҗат җимешләре тәкъдим ителде. Шулай ук кунаклар өчен милли ризыклар белән чәй өстәле әзерләнде. Бик җылы атмосфера, матур хисләр, кунакчыллык, һәрьяклап югары оешканлык һәркемне кич буе озата барды. Мөслим талантлары концертын залда утыручы һәрбер кеше аягүрә басып алкышлады.
2021 елның 1 марты, дүшәмбе