Халыкара китап бүләк итү көне уңаеннан, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Иске Карамалы мәдәният йорты "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен "Китап булсын чын дустың" кичәсе узды. Кичәдә балалар татар шагыйрьләренең балалар өчен басылган яңа китаплары белән таныштылар, китап кадерен белергә кирәклеген аңлаттылар, үзләренең ятлаган шигырьләрен сөйләделәр. Китап турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, яңалары белән таныштылар. Соңыннан мәдәният хезмәткәрләре балаларга китаплар бүләк иттеләр.
2021 елның 19 феврале, җомга