1989 нчы елның 15 февралендә Совет гаскәрләрен Афганстан җирлегеннән чыгару төгәлләнде. 2010 нчы елда 15 февраль "Афганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көне" һәм "Интернациональ сугышчыларны искә алу көне" итеп билгеләп үтәргә дигән карарга кул куела.14 меңнән артык сугышчыны вакытсыз үлем кочагына алган әлеге сугышның аһәңе әле бүген дә ветераннар колагында яңгырап тора,газиз балаларын югалткан аналар йөрәгендә мәңге төзәлмәс яра булып сыкрый.Яңа Усы мәдәният йорты,китапханә һәм укучылар белән берлектә, Бикмәч авылында яшәүче Афган сугышы ветераны Николаев Николай Николаевич янында булып,сугыш вакыйгаларын аның үзеннән сойләттек,солдат альбомын карадык,үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар алык.
2021 елның 16 феврале, сишәмбе