Иске Карамалы мәдәният йортында 7 январь көнне Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу уңаеннан тематик кичә узды. "Тиктормаслар" балалар фольклор төркеме "Туган ягым" әдәби -музыкаль чыгыш тәкъдим итте. "Хуҗабикә" берләшмәсе исә "Кул эшләрем - җанга сихәтем" темасы астында Хасаншина Рәмзия Лотфулла кызыннан татар сөлгесе чигү буенча мастер-класс кабул иттеләр.
2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе