Бөек Ватан Сугышы ветераннарын торак белэн тәэмин итү программасы җирлегебездә уңышлы гына башкарылып килә. Бүгенге көндә үзләренең торак шартларын яхшырту өчен 32 ветеран чиратта торса, бу елны 17 кешегә -Бөек Ватан Сугышында катнашкан ветераннар һәм аларның тол калган хатыннарына субсидия кайтты. Аларның 9ы Мөслим авылы Яшьләр урамы, 3/1 адресы буенча салынып, кулланышка тапшырган йорттан фатирлар алса, тагын 6сы Мөслимнең Пушкин урамы, 96/1 адресы буенча төзелеп килүче 15 фатирлы йорттан фатир алу өчен килешүләр төзеде.

2015 елның 30 октябре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International