Ноябрь ае яңалыклары

26.11.2015

     Мөслим авылындагы урамнарга агач утырту дәвам итә. Шушы көннәрдә  60 нарат агачы кайтартылды, аның  25 е Кооперативная урамына утыртылды.

 

 

 

17.11.2015.

              Юлларны һәм тротуарларны вакытында  кардан чистарту иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Һәр көнне МУП "БИО" хезмәткәрләре Мөслимнең үзәк урамнарын һәм тротуарларын кардан чистартып, безгә уңайлыклар тудыралар.

 

 

 

12.11.2015.

   “Яшьлек” спорткомплексында  хоккей мәйданчыгына боз катыру   эшләре башланды.

 

                     Пушкин скверыннан Туган якны өйрәнү музеена кадәр Wi-Fi  куелды.

 

 

9.11.2015.

9 ноябрь көнне көзге чакырылыш кысаларында Мөслим районнынан 6 егет армия сафларына озатылды. Киләсе озату 14 ноябрь көнне булачак.

 

 

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 

 

"Шәхси хуҗалыкларның ЛПХ кредитларын максатчан куллануларын тикшерү өчен төзелгән комиссия" нәтиҗәләре  нигезендә 2014 елда Мөслим авыл җирлеге буенча кредит алган 20 хуҗалыкның 4 сенә, кредитларын максатчан кулланмау сәбәпле, дәүләт субсидиясе кайтару кире кагылды.

Соңгы яңарту: 2016 елның 29 марты, 16:08

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International