ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2018 ел
җомга

Иске Вәрәш авылы хәйкәл янында Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында һәлак булганнарны искә алу, сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү максаты белән тантаналы чара уздырылды. Әлеге чарада авылның тыл ветераннарына мәктәп укучылары, балалар бакчасы балалары, мәдәният хезмәткәрләре катнашындагы бәйрәм концерты тәкъдим ителде.

Салауз Мухан авылында тантаналы митинг булып узды. Бәйрәм авыл мәдәният йортында чәй табыны артында, "Үткәннәрне искә алып..." дип исемләнгән әңгәмә белән дәвам итте. 

 

 

 

Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары район халкын, сәнгать, мәдәният, эстетик тәрбиягә генә түгел, әхлакый әдәплелеккә дә өйрәтә. Һәр көн саен оештырылучы халык дружинасы рейдларында катнашып, безнең укытучылар мөслимлеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең тәртибен тикшерә.

Буген, 11нче май көнне Мөслимнең универсаль спорт залында сигезенче Республика спартакиадасы кысаларында «Өченче Буын» пенсионерлары ТАССР төзелүнең100 еллыгына багышланган 8 район пенсионерлар спартакиадасы узды.

9 май көнне Үрәзмәт авыл мәдәният йортында "Бөек Ватан сугышы геройлары" дип исемләнгән чара булып узды. Чара барышында авылдаш геройларның биографияләре һәм сугыш елларында күрсәткән батырлыклары белән таныштырылып үтелде.

 

9 май көнне Үрәзмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре район үзәгендә булып узган Җиңү көненә багышланган парадта катнаштылар.

8 май көнне Үрәзмәт авыл җирлегендә Бөек ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг булып узды. Мәктәп укучылары һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Бәйрәм чәй табынын артында тәмамланды.
 

    Үзәк балалар китапханәсендә  китапханәгә йөрүче балаларга табышмаклар әйтелде, соңыннан укучылыр өстәл уеннары уйнадылар.

8 май көнне белән Үрәзмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш ветераны Салихова Рәйсә апаны өйләренә барып Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшырып кайттылар. Рәйсә апа сугыш еллары хатирәләре белән уртаклашты, оештырылган очрашу өчен рәхмәтләрен белдерде. Очрашуда авыл советы җитәкчесе Закирҗанов Әлфир, Рәйсә апаның малае һәм килене дә катнашты. 

Без онытмыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International