Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары - ирекле халык дружинасы составында

2018 елның 11 мае, җомга

Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары район халкын, сәнгать, мәдәният, эстетик тәрбиягә генә түгел, әхлакый әдәплелеккә дә өйрәтә. Һәр көн саен оештырылучы халык дружинасы рейдларында катнашып, безнең укытучылар мөслимлеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең тәртибен тикшерә. Шундый рейдларның чираттагысы 10 май көнне узды. Анда вокал сәнгате бүлеге укытучысы Гүзәл Галиева, рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Гөлназ Талыйпова, китапханәче Нурия Федорова катнаштылар. Алар полиция хезмәткәрләре белән берлектә җәмәгать урыннарында, үзәк урамнарда халыкның ни белән шөгыльләнгәнен тикшерде, балигъ булмаган балаларның төнге сәгатьләрдә ата-аналарсыз йөрү-йөрмәвен ачыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International