Иске Вәрәш авылы хәйкәл янында Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында һәлак булганнарны искә алу, сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү максаты белән тантаналы чара уздырылды. Әлеге чарада авылның тыл ветераннарына мәктәп укучылары, балалар бакчасы балалары, мәдәният хезмәткәрләре катнашындагы бәйрәм концерты тәкъдим ителде.