8 май көнне белән Үрәзмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш ветераны Салихова Рәйсә апаны өйләренә барып Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшырып кайттылар. Рәйсә апа сугыш еллары хатирәләре белән уртаклашты, оештырылган очрашу өчен рәхмәтләрен белдерде. Очрашуда авыл советы җитәкчесе Закирҗанов Әлфир, Рәйсә апаның малае һәм килене дә катнашты.