Председатель Государственного Совета РТ Фарид Мухаметшин в рамках рабочего визита ознакомился с деятельностью Муслюмовской детской школы искусств

16 февраля 2022 г., среда
16 февраль көнне Мөслимгә зур кунаклар килде. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле визиты кысаларында Мөслим сәнгать мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. Кунакларны сәнгать мәктәбенең фольклор ансамбле каршы алды. Мәктәпнең 1 катында халык уен кораллары бүлеге укучысы Әмир Габделхаков (укытучысы Радик Газизов), фортепиано бүлеге укытучысы Розалия Хәбибуллиналарның чыгышлары тәкъдим ителде. Икенче катта мәктәпнең рәсем сәнгате бүлеге эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә әзерләнгән иде. Биредә укытучылар Гөлназ Талыйпова, Эльмира Галиева, Илшат Ибраһимов балалар белән мастер-класслар күрсәтте. Фәрит Хәйруллович биредә балаларның кул эшләнмәләрен карады. Өченче катта кунакларны “Веселые ребята” балалайкачылар ансамбле каршы алды (укытучылары Дилбәр Салихҗанова). Республика җитәкчелеген аеруча “Гүзәл кызлар” вокал ансамбле чыгышы таң калдырды. Гүзәл Галиева җитәкчелегендә шөгыльләнүче балалар Фәрит Мөхәммәтшинны “Туган җирем, Татарстан” җыры белән сәламләде. Тулаем алганда, мәктәбебез иҗаты кунакларда бары уңай тәэсирләр калдырды. “Мәктәбегез якты, матур, балалар сәләтле. Материаль-техник базагыз яхшы. Киләчәктә дә грантларда катнашуда актив булыгыз”, - дип өндәде Фәрит Хәйруллович. Очрашу ахырында мәктәп директоры Айгөл Фәттахова озак еллар дәвамында эшләп килүче курайчылар ансамбле турында мәгълүмат җиткерде. Курайчы егетебез Юныс Шаехов кунакларга уйнау осталыгын күрсәтте. Фәрит Хәйрулловичны күпкырлы талант иясе булган Язилә Кыямова белән дә таныштырдылар. Очрашу истәлеге итеп сәнгать мәктәбе балалары һәм укытучылары кунаклар белән истәлеккә фотога төште.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International