Билгеле булганча, узган атнада Халыкара әниләр көнен билгеләп үттек. Шул уңайдан Мөслим сәнгать мәктәбендә дә күпсанлы чаралар оештырылды. Халык уен кораллары бүлегендә белем алучы балалар әниләренә концерт программасы бүләк итте. Укытучылары Дилбәр Салихзянова, Рәйсә Харисова, Радик Газизов, Әлфинур Гыйльметдинова җитәкчелегендә балалар уен коралларында уйнады, әти-әниләр турында җырлар башкарды, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде. Моннан тыш, әниләр өчен кызыклы уеннар оештырылды. Гүзәл затларыбыз балалары белән бергә ансамбльдә чыгыш та ясады.