Татарстанда, 21 апрельгә исәпләгәндә, законсыз 470 чүплек табылган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек ким, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.
Мәйданнарны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык барышында чүплекләрнең 70 процентка якыны бетерелгән инде. Аларның күбесе 30 квадрат метрдан зур булмаган чүп өемнәре булган.
Республикада тәртип урнаштыруда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы подрядчы оешмалары, “Главтатдортранс” һәм “Волго-Вятскуправтодор” оешмалары ярдәм итте.
Республика юлларыннан ике мең ярым кубометр каты калдыклар җыелган. Һәр көнне чистарту эшләрендә 420дән артык кеше эшли һәм 146 техника берәмлеге кулланыла.