ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

14-16 май көннәрендә һөнәри “Ел укытучысы”, “Ел тәрбиячесе” конкурсларында җиңүчеләр булган Мөслим гимназиясенең рус теле укытучысы Чулпан Хәйруллина, Михайловка балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Чубарова, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары бүләк иткән путевкалар нигезендә, 3 көн буе Федор Панферов теплоходында Идел буйлап Түбән Новгород шәһәрендә сәяхәттә булып кайттылар.

14 нче май көнне районның милли мәгарифе “Педагогик хезмәттәшлек” кысаларында Сарман районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын кабул итте. Килгән кунаклар “Туган як” музеенда, үзәк китапханәдә булдылар, “Кояшкай” балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә милли тәрбия бирүне өйрәнделәр.

12 май – Экологик белем көне. Шул уңайдан Тугаш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән чара үткәрде. 

15 нче май көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Яр Чаллы  шәһәренең ата-аналар карамагыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре һәм Мөслим районының тәрбиягә бала алган әти-әниләре белән өйрәтүче семинар-киңәшмә үтте.

Метрәй авылы китапханәчесе "Тату гайлә - ил терәге!" дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде.

Узган атнада Әлмәт шәһәрендә Рәис Нәгыймов исемендәге россиякүләм методик эшләр конкурсының йомгаклау туры булып узды.

Мөслим лицеенда халыкара гаилә көненә үткәрелгән чаралар:

4б сыйныфында ата-аналар һәм балалар өчен конкурс-уен уздырылды. Чара барышында балалар һәм әти-әниләр конкурс биремнәрен чиштеләр. 1б сыйныф укучылары үз куллары  белән "Минем яраткан гаиләм!" дигән темага открыткалары ясадылар.  3б сыйныфында "15 май - Халыкара Гаилә көне" сыйныф сәгате узды.  Кичке якта укучылар  һәм аларның әти-әниләре өчен «Күңелле стартлар» үтте.  5-6 сыйныф  укучылары ата-аналар белән бергәлектә  велосипедларда «Кояшлы Ык» паркында барып ял иттеләр.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары диңгез буйлап сәяхәт ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International