Мөслим лицеенда халыкара гаилә көненә үткәрелгән чаралар:
4б сыйныфында ата-аналар һәм балалар өчен конкурс-уен уздырылды. Чара барышында балалар һәм әти-әниләр конкурс биремнәрен чиштеләр. 1б сыйныф укучылары үз куллары белән "Минем яраткан гаиләм!" дигән темага открыткалары ясадылар. 3б сыйныфында "15 май - Халыкара Гаилә көне" сыйныф сәгате узды. Кичке якта укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Күңелле стартлар» үтте. 5-6 сыйныф укучылары ата-аналар белән бергәлектә велосипедларда «Кояшлы Ык» паркында барып ял иттеләр.