Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

15 нче май көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Яр Чаллы  шәһәренең ата-аналар карамагыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре һәм Мөслим районының тәрбиягә бала алган әти-әниләре белән өйрәтүче семинар-киңәшмә үтте. Киңәшмәне Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Азат Мөҗәһит улы Әхмәтҗанов ачып җибәрде. Үзәкнең җитәкчесе Галина Андреевна Сатаева аның эшчәнлеге белән таныштырды, белгечләр- психологлар һәм юристлар- әти-әниләрнең сорауларына җавап бирделәр , консультацияләр үткәрделәр.Балаларның матур чыгышлары семинар –киңәшмәнең бизәге булды.Әти-әниләр һәм балаларның кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмә  беркемне дә битараф калдырмады. Үзәк белгечләре ике күпбалалы гаиләдә булдылар, торак шартлары белән таныштылар һәм психологик ярдәм күрсәттеләр. Чара түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды. Очрашу күңелле һәм файдалы үтте. Үзәк белгечләре очрашуны оештырган опека һәм попречительлек хезмәткәрләренең эшчәнлеген югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International