Югары Табын авылында Җиңү көненең 73 еллыгына багышланган митинг булып узды.
9 май көнне Дусай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре район үзәгендә булып узган Җиңү көненә багышланган парадта катнаштылар.
Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2-5 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, тыл ветераннарының өйләрендә булдылар, аларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап, бәйрәм уңаеннан оештырылачак чараларга чакырдылар.
Сугыш һәр кешенең өен читләп үтмәгән. Югары Табын авылында яшәүче тыл ветераны Фаттахова Нәдилә апа янына кунакка 7 нче сыйныф укучылары педагог оештыручы Нуруллина Әлфия апа һәм тәрбия завучы Әмирова Миләүшә Рөстәмовна җитәкчелегендә бардылар.