ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

7 май көнне Иске Карамалы авыл җирлеге Түреш авылында тыл ветераннарын бәйрәм белән котлау чарасы булып узды. Биредә җирле үзидарә башлыгы И.Н.Кәримов, ветераннар Советы рәисе Р.Я.Нуруллин, сәнгать мәктәбе тынлы уен кораллары  оркестры коллективы, Күбәк урта мәктәбе укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

Тугаш авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, "Яшь йөрәкләр" ветераннар клубына йөрүчеләр белән очрашу-кичәсе үткәрделәр.

Югары Табын авылы китапханәсендә якташ очучы Фәрдетдин Сәхәбетдиновка багышланган "Батыр үлә, үлмәс ат алып" дип исемләнгән телдән журнал үтте. 

"Ничек яшисең ветеран" акциясе кысаларында Ташлияр авылы китапханәчесе тыл ветераны Тәнфизә апа Фәрхетдинованың өендә булып яңа газета һәм журналлар белән таныштырды, бәйрәм белән котлады.

"Ничек яшисең ветеран" акциясе кысаларында Рус.Шуган авылы китапханәчесе Олокина Анна Петровнаның өендә булды. 

8 май көнне Михайловка авыл җирлегендә Бөек ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг булып узды. Михайловка урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары җыр һәм шигырьләрдән торган монтаж тәкъдим иттеләр. Бәйрәм тәмамлануга Тыл ветераннарын чәй өстәленә дәштеләр.

"Ничек яшисең ветеран" акциясе кысаларында Тугаш авылы китапханәчесе, авыл мәдәният йорты, белән берлектә тыл ветераннарының өендә булдылар, Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.

8 май көнне Яңа Сәет авылы обелискы янында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг булып узды. Ветераннарны район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре бәйрәм белән котлап үттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. 

Югары Табын авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Карга боткасы" бәйрәме оештырдылар. Чараның максаты - туган якка һәм халык йолаларына мәхәббәт тәрбияләү булып тора. Әлеге бәйрәмне зурлар да, балалар да бик көтеп алдылар. Күп кенә кызыклы уен-конкурслар оештырылды. Табышмак һәм мәкаль әйтү буенча конкурста җиңүчеләр билгеләнде. Уеннардан соң чарада катнашкан һәркем бәйрәм боткасы белән сыйланды. Балалар язны алып килгәннәре өчен рәхмәт әйтеп, мул уңыш һәм җиребезгә тынычлык, татулык теләп кошларны да ботка белән сыйладылар.

8 май көнне Крәш Шуран авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып узды. Митингта веноклар салынды, ветераннарга котлау сүзләре җиткерелде. Бәйрәм мәдәният йортында чәй табыны артында дәвам ителде. Укучылар белән берлектә әзерләнгән концерт программасы күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International