Сугыш һәр кешенең өен читләп үтмәгән. Югары Табын авылында яшәүче тыл ветераны Фаттахова Нәдилә апа янына кунакка 7 нче сыйныф укучылары педагог оештыручы Нуруллина Әлфия апа һәм тәрбия завучы Әмирова Миләүшә Рөстәмовна җитәкчелегендә бардылар. Укучылар Нәдилә апага концерт номерлары күрсәттеләр. Нәдилә апа укучыларга бик зур рәхмәтләре әйтеп озатып калды.