Югары Табын авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Карга боткасы" бәйрәме оештырдылар. Чараның максаты - туган якка һәм халык йолаларына мәхәббәт тәрбияләү булып тора. Әлеге бәйрәмне зурлар да, балалар да бик көтеп алдылар. Күп кенә кызыклы уен-конкурслар оештырылды. Табышмак һәм мәкаль әйтү буенча конкурста җиңүчеләр билгеләнде. Уеннардан соң чарада катнашкан һәркем бәйрәм боткасы белән сыйланды. Балалар язны алып килгәннәре өчен рәхмәт әйтеп, мул уңыш һәм җиребезгә тынычлык, татулык теләп кошларны да ботка белән сыйладылар.