14 март көнне Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты Административ комиссиясенең утырышы узды. Утырышта 2017 - нче ел өчен үзарасалым түләмәгән 7 затка карата административ протокол каралды.
Татарстан Республикасы административ кодексынын 2.6 матдәсе нигезендә 1 кешегә кисәтү, калганнарына 1000 сумга кадәр штраф билгеләнгән.
20 нче март көнне Мөслим гимназиясе базасында укучыларның XIV республикакүләм Л.Н.Толстой фәнни-практик конференциясенең район туры узды.
Район мәктәпләрендә хезмәт һәм мәшгульлек үзәге һәм Чаллы шәһәренең “Шанс” укыту үзәге хезмәткәрләре белән берлектә һөнәр сайлау юнәлешен билгеләү максаты белән 8-11нче сыйныф укучылары тест эшләделәр.
Казан шәһәрендә 12 нче марттан алып 16 нчы мартка кадәр "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2018" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау туры узды.
Мәгариф идарәсе методистлары методик ярдәм күрсәтү максаты белән Мөслим лицеенда булдылар. Алар тарафыннан мәктәпнең документлары, эш программалары өйрәнелде, тәкъдимнәр әйтелде.