20 нче март көнне Мөслим гимназиясе базасында укучыларның XIV республикакүләм Л.Н.Толстой фәнни-практик конференциясенең район туры узды. “Үзе язган шигырьләр” номинациясендә Мөслим гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы Рөстәм Гәрәйханов (укытучысы Ч.А.Хәйруллина), “Сочинение” номинациясендә М.Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Диана Нуриева (укытучысы К.Т.Мусина), “Тикшеренү эшләре” номинациясендә 5-8 нче сыйныфлар арасында Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Илүзә Фазлыева (укытучысы Г.М.Мәрдәнова), 9-11 нче сыйныфлар арасында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Алисә Бәдретдинова (укытучысы В.Ф.Сәрвәрова), “Проза” номинациясендә исә Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Полина Игнатьева (укытучысы О.Н.Макарова) җиңүчеләр булдылар. Мөслим лицее, Михайловка, М.Бүләр, Әмәкәй мәктәбе укучылары призер булдылар һәм барлык катнашучылар сертификатлар алдылар.