Казан шәһәрендә 12 нче марттан алып 16 нчы мартка кадәр "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2018" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау туры узды. Финалга үтүче 10 укытучы “Дәрес”, “Методик семинар”, “Мастер-класс”, “Педагогик киңәшмә”, “Белем бирү проекты”, “Түгәрәк өстәл” конкурс этапларында көч сынашты. Бу конкурста Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилбәр Гарифуллина катнашты һәм III урынны яулады.