"Канатлы пехотчылар"

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

2 август көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә десантчылар көненә багышланган зур бәйрәм үтте. Бу елны Мөслимлеләр Сарман, Яр Чаллы калаларыннан да “зәңгәр берет” ияләрен җыйды. “Канатлы пехотачыларны” матур бәйрәмнәре белән район советы аппараты җитәкчесе Әхматҗанов А.М., Татарстан халыклары ассамлеясе вәкиле Солтанов Р.Җ., Сарман һәм Мөслим хәрби комиссары, подполковник Гассанов Д.Х., Россиянең атказанган очучысы, полковник Шафиков Р.В. тәбрикләде.Чара мәдәният йорты үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды. Шулай ук “Ләйсән” балалар бакчасы яшь десантчылары чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International