ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Урып-җыю кампаниясе 2018.

20 июль - Халыкара шахматчылар көненә багышлап, Иске Карамалы мәдәният йортында яшүсмерләр өчен "Кызыклы дөнья" дип исемләнгән чара узды. Катнашучылар шахмат тарихы, күренекле шахматчылар һәм шахмат уены кагыйдәләре, бу уенның интеллектуаль үсештә мөһим урында булуы белән таныштылар.
 

19 июль конне Иске Карамалы "Хуҗабикә" клубында Халыкара торт көненә багышланган чара узды. Биредә катнашучылар, бу тәмле ризыкның тарихы, төрләре белән таныштылар, үзләренең шәхси рецептлары белән уртаклаштылар. Һәр катнашучыга пешермичә әзерләнә торган торт рецептлары язылган буклет бирелде.
 

Урып-җыю кампаниясенә әзерлек буенча конкурс. 

"Дустыңны китапханәгә алып кил" акциясе кысаларында Үрәзмәт авылы китапханәсенә балалар килде.

Крәш Шуран авылы китапханәсендә якташ шагыйрь, ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премиясе бүләге иясе  Х.Әюпның "Кояшлы яңгыр" китабы басылып чыгуга 35 ел тулу уңаеннан   шигырь уку кичәсе үтте, шулай ук шагыйрьнең китапларына күзәтү һәм китап күргәзмәсе дә оештырылды.

Рус.Шуган авылы китапханәсендә Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне уңаеннан әңгәмә үтте.

Тугаш авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, 20 июль - Бөтендөнья шахмат көне уңаеннан  «Уйлыйбыз да, уйныйбыз да...» дип исемләнгән шахмат бәйгесе үткәрделәр.

20 июль - Халыкара шахмат көне уңаенна, Баек авылы китапханәчесе  балалар белән шахмат бәйгесе үткәрде.

24 июль көнне “Мизгел” Яшьләр үзәге “Игелек уят” волонтерлары белән берлектә  “Чиста Мөслим” акциясе кысаларында  Метрәй авылының “Хәләф” чишмәсен  чистартылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International