Авыл хужалыгы яналыклары

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

2018 елның 24 июлендә хуҗалыкларда урып-җыюга һәм җир эшкәртүгә әзерлегенә конкурс уздырылды. Конкурс комиссиясе составына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, һәм хуҗалык белгечләре керде.

Ашлык җыю комбайннарының әзерлеге («Комбайннар парады») берничә критерий буенча бәяләнә. Техниканы, ашлыкның коелуын һәм югалуын булдырмау максатында, контроль суктыруда тикшереп карадылар. Шулай ук автотранспорт, ындыр табаклары (ашлык чистарту, киптерү машиналарының әзерлеге), урып-җыю барышында хезмәтне оештыру кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелде. Урып-җыю кампаниясе барышында техника хәвефсезлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны – «Намус» агрофирмасы, 2 урынны – «Туган як» агрофирма яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International