ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

Территориаль усеш булеге

"Миләшкәй" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары физкультура эшчәнлегендә. Балалар физик активлыкларын,җитезлекләрен,хәрәкәтчәнлекләрен ныгыталар.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Курай" паркында чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча булып узган өмәдә катнаштылар.

"Миләшкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре ярдәме белән әниләренә,әбиләренә бүләк әзерли башладылар. Алар кулъяулыкка чәчәк ясап,чигү җепләре белән чигү чигәләр.

«Ләйсән” балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары иҗади сәнгать эшчәнлеге барышында тимер юл белән таныштылар. Кисточкалар ярдәмендә балалар озын һәм кыска сызыкларны кисештерергә өйрәнделәр.

Бүген Үзәк китапханәдә Сарман районының туган тел һәм әдәбияты укытучылары булды. Кунаклар өчен китапханәдә экскурсия үтте, алар үзләренең соклануларын белдерде.

Уртанчылар төркеме балалары рус теле эшчәнлегендә уенчыкларның исемнәрен,төсләрен әйтергә өйрәнделәр. Әшчәнлегебез уен формасында бик кызыклы итеп алып барылды.

Балалар бакчасында 9 май Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган иртә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International