Мөслим авылы "Карлыгач" балалар бакчасы. Балалар бакчасында 9 май Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган иртә узды. Бәйрәмгә авиация полковнигы «Россиянең атказанган очучысы», Шафиков Рәшит Вагыйз улы килде. Балалар кадерле кунакка шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.