Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары “Арт-кот” дип исемләнгән балалар сәнгать иҗатының I Республика конкурсында катнаштылар. Бәйгене “Татарстан-Яңа гасыр” җәмәгать хәрәкәте, Казанның “Оранжевое чудо” мәдәни-ял үзәге һәм башка бик күп оешмалар берлектә оештырды. Конкурста барлыгы 26 шәһәр-районнан 176 иҗат эше катнашты. Мөслим сәнгать мәктәбеннән жюри әгъзалары игътибарына 13 укучының иҗат эше җибәрелгән иде. Нәтиҗәдә, Камилә Ризванова I дәрәҗә лауреат исемен алды (укытучысы – Эльмира Галиева), Инзилә Вәлиева – II дәрәҗә лауреат (укытучысы – Рәмзия Батырова). Карина Борһанова I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (укытучысы – Гөлназ Талыйпова), Эльвира Гөмәрова һәм Азалия Габидуллина – I дәрәҗә (укытучылары – Эльмира Галиева), Диана Хатбуллина – II дәрәҗә (укытучысы – Эльмира Галиева), Диләрә Хәйруллина – III дәрәҗә дипломант (укытучысы – Гөлназ Талыйпова) булды. Адилә Сәйфетдиярова, Алинә Шакирова, Ильвина Гатауллина, Айгөл Шәймөхәммәтова, Камилә Хафизова катнашучы дипломы белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International