25нче гыйнвар көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Башкортостан Республикасы Чакмагыш һәм Илеш районы вәкилләре катнашында башлангыч сыйныф укытучыларының регионара семинары узды. Семинар барышында кунаклар мәктәпнең күргәзмәсе һәм музее белән таныштылар, ачык дәресләр карадылар.