Көннән – көн машиналар саны арту, кагыйдәләрне, юл билгеләрен дөрес үтәмәү очраклары ешаю фаҗигагә китерә һәм көн кадагында торучы иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Көннән – көн машиналар саны арту, кагыйдәләрне, юл билгеләрен  дөрес үтәмәү  очраклары  ешаю фаҗигагә китерә һәм көн кадагында торучы иң  актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.  Шушы максаттан чыгып балалар бакчаларында  балаларга кече яшьтән юл йөрү билгеләрен, кагыйдәләрен өйрәтү эше алып барыла.  “Миләшкәй” балалар бакчасы базасында  22 нче ноябрь көнне агитбригадалар ярышы булды.  Чарага “Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман һәм Мөслим районнары филиалы”ннан Ситдикова Алсу Разиновна, ЮХИДИ хезмәткәрләре килде. Балалар юл билгеләре, кагыйдәләре турындагы белемнәренең ныклы булуын, үзләрен юлда дөрес тотуларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International