Транспот хэм юл хужалыгы

Юл челтәре

ОАО ПРСО “Татавтодор” ның Мөслимдәге филиалы 2006 нчы елда “Актаныш-Мөслим юлы” нда 5 км юлга 8349 мең сумлык ремонт ясады. “Мөслим-Саклаубаш” юлында Мәллә елгасы аша сузылган күпергә килү юлларын ясауны төгәлләде һәм дәүләт кабул итү комиссиясенә тапшырды. Барлык эшләнгән эшнең суммасы – 8500 мең сум. Территориаль автоюлларны карау өчен 10664 мең сум бүлеп бирелде һәм ул 100%  тормышка ашырылды.

Филиал карамагында 3954 п/м торба, 42 автобус тукталышы, 16 км озынлыкта барьер корылмалары, 95,26 км. урман посадкасы, 88 съезд бар.

 

Урам-юл челтәре һәм андагы корылмалар

      Автоюллар һәм урам юллары четәренең гомуми озынлыгы 427.2 км тәшкил итә.

ГУП ПРСО “Татавтодор” ның Мөслимдәге филиалы 340.7 км автомобиль юлларына, (шул исәптән 279.4 км асфальт юллар), 106.1 км (гомуми озынлыкның 34.5 %) каты өслекле юлларга хезмәт күрсәтә.  Мөслим филиалы карамагында 61.3 км авыл юллары да бар, аларның 6.4 км асфальт, 20 км грунт, 34.9 км гравийлы  юллар. Каты өслекле юлларда 100% ямау эшләре башкарылды. Юл кырлары  нормативларга китерелә.

      ДПС катнашында даими рәвештә автомобиль юлларын тикшерү оештырыла.  Яртыеллыкта филиал гаебе белән бер генә дә ДТП булмады.

     Мөслим филиалы 15 күпергә дә хезмәт күрсәтә. Аларның 4 се тимербетон, 11 тимер. Филиал карамагында 3954 п/м труба, аларның 3443 п/м тимербетон, 511 п/м тимер, 42 автобус тукталышы, 0,8 км барьер корылмалары; 95,26 км урман посадкалары, 88 съезд.

    2005 нче елда Мөслим-Актаныш юлында 4 км юл асфальтланды, бу эшкә 6728 мең сум акча тотылды. Мәллә елгасы аша салынган күпердә ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә 5 млн сумлык эш башкарылды. Автомобиль юлларын карау өчен 10 млн сум акча бүленгән. 8732 мең сумлык эш башкарылган. Урам-юл челтәренә һәм корылмаларына ООО “Спецдорстрой Муслюмовский” хезмәт күрсәтә. Урам-юл челтәре ел дәвамында яхшы халәттә: асфальт өслекккә тиешле вакытта ямаулар салына; кышын карлардан арындырыла; язын, юлларның өслеген саклау максатыннан, зур йөк транспортының йөрүе туктатыла. Район үзәгенең юлларын төзү өчен ел саен 3 млн сумлык эш башкарыла.

Иң стабиль эшләүче оешма - ОАО ПРСО “Татавтодор”ның Мөслимдәге филиалы. Ул 333 км юлга хезмәт күрсәтә.

        2007 нче елда 40,4 млн сумлык эш башкарылды, алдагы ел белән чагыштырганда, 154% тәшкил итә.

Мөслим муниципаль районында ООО “Юлчы” оешмасы да эшли. 2007 нче елда 90 млн сумлык эш башкарган. Бу компания 2 карьерны үзләштерә, эш өчен материаллар үзебезнең районда җитештерелә. Мөслим-Иске Сәет автомобиль юлларында 87 млн сумлык эш башкарылды. Мөслим-Саклаубаш автоюлында торбаларны ремонтлау өчен 3 млн 300 мең сум тотылды.

     Мөслим муниципаль районында пассажирларны 3 юнәлештә авылларга, 5 шәһәрара маршрутта йөртү эшчәнлеге белән Азнакай ПАТП  шөгыльләнә. Тик киләчәктә маршрутларны тагын да киңәйтергә кирәк. Районда шулай ук “Кураж” һәм “Мөслим” такси компанияләре пассажирларга хезмәт күрсәтә. Тәүлекнең төрле вакытында төрле юнәлешләргә хезмәт итә.

Соңгы яңарту: 2020 елның 13 марты, 16:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International