Әлегедәй уеннар һәр чирек саен узалар.
19 март көнне Иске Карамалы мәдәният йортында "Талантлы син, кеше туганым" рубрикасы астында авылдашларыбыз - Дамир - Любовь Хәйретдиновлар һәм Рафак-Дәнәгөл Хаматшиннар гаиләләренә багышланган тематик концерт - кичә узды.
"Начар гадәтләргә - ЮК!" Иске Карамалы авыл мәдәният йортында шушы тема астында кичә узды.
19 март көнне район мәдәният йортында балалар театр коллективларының "Иделкәем" республика смотр - конкурсының зона туры үтте.
Республикабыз башкаласы Казан шәhәрендә 16-18 март көннәрендэ V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булып узды. Быелгы җыенга Россия Федерациясенең 36 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан, 700 вәкил җыелды.Конференция эшчәнлегендә Мөслим муниципаль район башлыгы – Муллин Рамил Хәмзә улы, эшмәкәрләр Советы рәисе – Габдрахманов Нияз Мөнәвир улы, терри ториаль усеш бүлегенең төп белгече - Фаттахова Кадрия Расил кызы катнаштылар.
Баек авыл китапханәсендә шагыйрә Клара Булатовага 80 яшь тулу уңаеннан "Ничек тусам шулай яшим" дип исемләнгән әңгәмә үтте. Китапханәче китап укучыларга шагыйрәнең иҗат юлы һәм тормышы турында сөйләде. Китапларына кыскача күзәтү ясалды.
18 март көнне үзәк китапханәдә полиция хезмәткәрләре өчен татар халкының күренекле улы, бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Халкым исән чакта яшәр Тукай" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.