Мөслим гимназиясендә якташыбыз, шагыйрә, күпсанлы җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины Шәмсия Җиһангирова һәм язучы-прозаик, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе,”Мәдәни җомга” газетесының баш мөхәррире Вахит Имамов белән очрашу узды.
Мөслим гимназиясе 5б сыйныф укучылары районыбызның лаеклы ялдагы укытучылары Моряк һәм Фирая Йосыповларның шәхси музей-йортында экскурсиядә булдылар. Тәрбияви һәм кызыклы очрашу өчен зур рәхмәт!
Мөслим районында Русия ГТХМ вәкиле Идиятуллин Р.А. МББУ "Мөслим гимназиясе" ндә янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерү үткәрде, шулай ук укытучылар коллективы һәм уку йортының техперсоналы белән инструктаж үткәрде.
Мөслим районында Россия ГТХМ вәкиле Идиятуллин Р.А. Мөслим гимназиясенең "куркынычсызлык дәресе"н үткәрде. Кунак укучыларга мәктәптә куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде.