ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Тойгелде авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ял паркындагы агач утыртуда катнаштылар. Авыл  халкы бик актив, бердәм эшләде.

  Елгабаш авыл китапханэчесе Талипова Г тыл ветераннары Ахмадуллиннар гаилэсендэ очрашуда булды.Яна басмалар белэн таныштырып авылыбыз иганэчесе Рэшит Гэлэу улы Хэбиров эзерлэгэн кучтэнэч пакетларын тапшырды.

Елгабаш авыл клубы мөдире укучылар һәм укытучылар белән хезмәт ветераннарында булдылар, аларга спонсор Хәбиров Р.Г. пакетларын тапшырдылар.

Краснояр авыл клубы мөдире укучылар белән тыл ветераннарында булдылар, аларны Җиңү бәйрәме белән тәбрикләделәр.

Җиңү көне уңаеннан, сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары эшләреннән “Рәхмәт Бөек Җиңүгә!” исемле күргәзмә оештырылды.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә Ташлыяр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш һәм тыл ветераннары Җәләева Рәзимә һәм Фәйзуллина Зәкия әбиләрдә булдылар. Әбиләр хатирәләрен яңарттылар, үткәннәрен искә алдылар.

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча турнир булып узды. Ярышлар укучылыр һәм зурлар арасында булды, җиңүчеләргә махсус дипломнар, медальләр,  истәлекле бүләкләр тапшырылды. Турнирның спонсорлары -  Шаймарданов Дамир һәм авыл җирлеге советы.


8
май, 2017 ел
дүшәмбе

Метрәй авыл китапханәчесе , "Йортларга - китап нуры!" акциясе уңаеннан ,хезмәт ветераны Галимов Мирзанур абый белән очрашып,аны яңа китаплар, газета -журналлар, район яңалыклары белән таныштырды.

Яңа Усы авылы китапханәчесе укучылар белән экология елына багышланган “Табигать - уртак йортыбыз” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International