ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Яңа Сәет авылы Дан һәйкәле янында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг булып узды. Митинг барышында "Органик Групп Урожай" агрофирмасы директоры тыл ветераннарын бәйрәм белән тәбрикләп үтте. Мәктәп укучылары да уз котлауларын шигырь юллары аша җиткерделәр. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. 

Исәнсеф авылында Советлар Союзы герое Гыймазетдин Вәҗетдинов һәйкәле янында мәктәп укучылары катнашында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булып узды. Сугыш ветераннары искә алынды, өлкән буынга рәхмәт сүзләре җиткерелде, һәйкәлгә венок салынды.

Яңа Сәет авыл мәдәният йорты директоры тыл ветераннарына Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау хатларын тапшырды.

Яңа Карамалы авыл клубы мөдире балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм мәктәп укучылары белән бергә хезмәт ветераннарында булдылар, аларны Җиңү бәйрәме белән тәбрикләделәр, шигырьләр сөйләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Әмәкәй авыл җирлегендә сугышта һәлак буганнар истәлегенә торгызылган мемориаль янында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

Ташлыяр авыл мәдәният йортында халкыбызның борынгы йолаларыннан булган "Карга боткасы "бәйрәме булып узды. Балалар әлеге бәйрәмнең килеп чыгыш тарихы белән таныштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, ботка белән сыйландылар.

1 майдан 9 майга хатле МЦ "Мизгел" белгечләре "Георгий тасмасы" акциясендә катнаштылар...

Симәк авыл мәдәният йорты директоры мәктәп укучылары белән бергә тыл ветераннары Рахимовлар гаиләсендә булдылар.


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Җиңү көненә багышланган демонстрация

6 май көнне Казан шәhәрендә “Парк hәм скверларда җиңү музыкасы” исемле республикакүләм концерт-марафон үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International