ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2017 ел
җомга

Ташъелга авыл клубында фашист илбасарларын Җиңү Көненә багышланган чара булып узды. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар бәйрәм котлаулары белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм хөрмәтенә патриотик җырлар җырланды, халык биюләре биелде. Чара авыл халкы әзерләгән бәйрәм төшке ашы белән тәмамланды.

Мөслим авылы “Ләйсән” гомуми үстерелешле балалар  бакчасының бинасында  төзекләндерү һәм ямьләндерү эшләре бетте.

 

Елгабаш авыл клубында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булып узды. 

Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә, мәктәп һәм балалар бакчасы белән берлектә Җиңу бәйрәменә багышланган чара үткәрделәр. Дан һәйкәле янында митинг булды, балалар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Китапханәдә  "Бөек Җиңу безнең йөрәкләрдә" исемле күргәзмә эшләнде. Соңыннан барлык ветераннар өчен дә бәйрәм чәе оештырылды.

Мари Бүләр авылы Дан һәйкәле янында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг булып узды.

Тугаш авылы китапханәсе авыл клубы белән берлектэ Җиңү коненә багышланган масса чарасы уткәрделәр. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

Югары Табын авылы китапханәчесе җитәкчелегендә Түбән Табын мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Раяз Садриев ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм "Муса Җәлил исемендәге педагогия колледжы" оештырган Г.Тукай шигырьләренә ясалган презентацияләр төбәкара бәйгесендә катнашты, сертификатка ия булды.

Олы Чакмак китапханәчесе укучылар белән мәктәптәге Фоат Садриев исемендәге музейда экскурсиядә булдылар.


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Җину көне уңаеннан Әмәкәй авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә 92 яшьлек хезмэт һәм тыл ветераны Харисова Дөрия апаны бәйрәм белән котладылар.

Симәк авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булып узды. Митинг барышында сугыш ветераннары искә алынды, өлкән буынга рәхмәт сүзләре җиткерелде, һәйкәлгә венок салынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International