Сал.Мухан авылы Дан һәйкәле янында Җиңү көненә митинг булып узды. Ахырдан мәдәният йортында тыл ветераннарына чәй өстәле әзерләнде.
Бәкәбез авылы Дан һәйкәле янында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг булып узды.
Яңа Усы авыл мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булып узды.
Краснояр авылы тыл һәм хезмәт ветераннары өчен, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Елгабаш авылы Дан һәйкәле янында бәйрәм оештырылды.
Атлас авылында яшәүче сугыш ветераны Фәйзуллин Шәйдулла Фәйзулла улы янында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Тойгелде авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе һәм авыл клубы мөдире булдылар. Очрашу матур тәэсирләр калдырды.
Мәлләтамак авыл мәдәният йорты Дан һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булып узды. Биредә мәктәп, балалар бакчасы коллективлары чыгыш ясадылар, шулай ук районнан килгән кунаклар һәм авыл җирлеге башлыгы котлап үтте.
12 майда Актаныш районында Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең "Сәламәтлек - 2017" традицион зона спартакиадасы узды.
Метрәй авылында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган зур бәйрәм чарасы булып узды. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге чараны оештыруда үзләреннән бик зур өлеш керттеләр.
Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре 9 нчы май көнне Мөслим район узәгендә үткән бәйрәм парадында катнаштылар.
Үрәзмәт авылы Дан һәйкәле янында Җиңү көненә багышланган митинг булып узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар һәм башлангыч мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты күрсәтелде. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Килгән кунаклар һәм балалар бик кәнагать калдылар.