Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасының педагогик коллективы республикакүләм август киңәшмәсендә күрсәтеләчәк ачык чараларны информацион-мәгълүмати үзәгенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Раушания Шарифуллинага тәкъдим иттеләр. Раушания Рафаэловна педагогларга, балаларга киңәшләрен, тәкъдимнәрен җиткерде. Гомүмән алганда, караган барлык чаралар да август киңәшмәсенә әзер дияргә була.